Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Җәмәгать урыннарында тәмәке тарту әкренләп тыелачак

"Российская газета" хәбәр иткәнчә, кичә, 18 октябрьдә, хөкүмәт утырышында җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю турындагы закон проекты кабул ителгән. Якын киләчәктә тәмәке белән мавыгучы россиялеләрнең тормышлары шактый катлауланачак.

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев ассызыклаганча, тәмәке тартучыларның өчтән бере тәмәке тартуга каршы көрәшне хуплый икән. 2015 елдан алып ресторан, кафе һәм башка сәүдә нокталары әкренләп тәмәке тартучылардан арыначак. Балалар мәйданчыклары, мәктәп, университет хөкүмәт, органнары биналарына килгәндә, биредә әлеге яман гадәтне яратучыларга 2015 елга кадәр үк тәмәке куллануларын чикләргә туры киләчәк. Аларны сату урыннарын да күпкә киметү күздә тотыла. Дмитрий Медведев сүзләренә караганда, хөкүмәт тартучыларның хокукларын кысу гына түгел, ә тәмәке төтене белән агуланучыларны да якларга ниятли. Ә җәмәгать туклану урыннарын тәмәке тартучы һәм тартмаучы зоналарына бүлү генә соңгыларын чыннан да моннан саклый һәм яклый дип әйтеп булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250