Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Медицина хезмәте күрсәтү яхшыра

Узган атнада Әлмәт табибларының киңәйтелгән медицина советы утырышында ТР Сәламәтлек саклау һәм социаль яклау министры А.Фәррахов халыкка медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту буенча Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге инициативасын хуплады.

Анда 2011 ел эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм алдагы елларга планнар кабул ителде. Утырышта шулай ук М.Салихов, сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Р.Хәйруллин, "Татнефть" ААҖнең ярдәмче производство бүлеге начальнигы Г.Ибраһимов та катнашты.
Утырышта идарә, Әлмәт шәһәре һәм "Татнефть" ААҖ медсанчасте, РМДЦ, онкологик үзәк, перинаталь үзәк белән балалар шифаханәсе эшчәнлекләре турындагы чыгышлар тыңланды.
Әлмәт муниципаль районы 2011 ел нәтиҗәләре буенча сәламәтлек саклау өлкәсендә муниципаль берәмлекләр рейтингында беренче урынга лаек булган. Соңгы елларда күрелгән чаралар районыбызда үлү очракларын киметергә һәм туучылар санын арттырырга ярдәм иткән.
Сәламәтлек саклауга барлык финанслау чыганакларыннан юнәлтелгән сумма күләме узган ел 1 миллиард 170 миллион сум тәшкил иткән. "Татнефть" ААҖ 28 миллион сумнан артык акча бүлеп биргән.
Ирешелгән уңышларга да карамастан тормыш районыбызда сәламәтлек саклауны тагы да үстерүне таләп итә. Киңәшмә барышында үзәк район шифаханәсендә беренчел күптамырлы үзәк, яңа микрорайоннарда гомум практика табибы офислары ачу, шулай ук поликлиникаларга капиталь ремонт ясау, Кузайкино шифаханәсендә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү һәм Казан-Оренбург юлында юл-транспорт һаләкатендә зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен кабул итү бүлеге оештыру кирәклеге мәсьәләләре күтәрелде.
Үз чыгышында Айрат Фәррахов медицина учреждениеләре эшчәнлекләренә һәм районда сәламәтлек саклау өлкәсендә алып барылган сәясәткә югары бәя бирде.

Л.Сибгатуллина,
Иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә департаменты.

Р.Гараев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250