Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә сәламәтлек көне узды

Сәламәт яшәү рәвешен үзләренә кыйбла итеп алган шәһәрдәшләребез «Панорама» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан үткәрелгән акциядән читтә кала алмады.

Бу көнне әлмәтлеләргә «Аек Әлмәт» һәм «Импульс» клубларының чыгышын, музыка һәм медицина көллиятләре укучыларының концерт номерларын карап хозурлану белән беррәттән биредә бушлай тикшерү үтәргә: буеңны һәм авырлыгыңны үлчәтергә, гәүдә авырлыгы индексын исәпләп чыгарырга, кандагы шикәр һәм холестерин күләмен ачыкларга, флюорография һәм маммография үтәргә, ВИЧ-инфекциягә тикшерелергә дә була иде.

Үз сәламәтлекләре торышы турында күбрәк белергә теләүчеләр бихисап булып чыкты - акциядә катнашучыларга хәтта чират торырга да туры килде. Фонтан янында гына урын алган СПИД-үзәк хезмәткәрләре янына бигрәк тә яшьләр кызыксынып тартылды. Биредә ВИЧны ачыклау өчен тиз арада экспресс-тест (төкерек буенча) үтәргә, авыруны кисәтү алымнары турында белешергә һәм саклану чаралары алырга мөмкин иде.

- Бөтендөнья сәламәтлек көне, табигый ки, иң беренче чиратта үз-үзеңне куркынычтан саклауны күздә тота. Чөнки нәкъ менә саклану гына безне авырулардан йолып кала һәм сәламәтлегебезне, имин яшәешебезне тәэмин итә, - дип акциядә катнашуларының максатына аңлатма биреп үтте СПИД-үзәкнең оештыру-методик бүлеге мөдире Елена Фролова.

«Этил спирты - наркотик агу» дигән язулы сары төстәге гаять зур мичкә һәм эченә тәмәке, шприц һәм шешә салынган ачык табут манзараны тамаша кылучыларда гаҗәпләнү катыш кызыксыну уятты. «Аек Әлмәт» клубы хәмер, тәмәке һәм наркотик матдәләр куллануның зыянын әнә шулай символикалы төстә күрсәтергә карар иткән. Клуб җитәкчесе Владимир Фәхриев мичкәнең мәгънәсен менә ничек аңлатты:

- Халыкта «Үз мичкәсен эчкән инде» дигән гыйбарә яшәп килә. Чыннан да, бездә алкогольне күпләп кулланалар. Хәмер белән тәмәке - агу, ә агу куллану сәламәтлеккә илтми бит инде. Хәзер һәрҗирдә исерткеч эчемлекләргә реклама ясыйлар, өстәвенә, «Әз-әзләп кенә эчсәгез, бар да яхшы булачак!» дигәндәй, зур булмаган дозаларда кулланырга тәкъдим итәләр. Наркотикларны үз-үзеңне контрольдә тотып куллану һич мөмкин эш түгел, шунлыктан кеше күпме генә эчсә дә - азмы ул, күпләпме - ул үзеннән-үзе наркотик кулланучыга, ягъни менә шушы мичкәдән агу чөмерүчегә әверелә.

«Импульс» клубы әгъзалары да бу көнне акциягә бик теләп кушылды. Мәгълүм булганча, клубка йөрүче өлкән яшьтәге әлмәтлеләр спорт белән нәшат шөгыльләнә, хәрәкәтчән уеннар белән мавыга, бер сүз белән әйткәндә, «хәрәкәттә - бәрәкәт» шигарен истә тотып, кул кушырып утырмыйча, буш вакытларын файдалы итеп, хәрәкәттә үткәрә. Клубка йөрүчеләрнең яше - 50 дән өстә. Клуб әгъзасы - лаеклы ялдагы Валентина Фенина инануынча, бары тик сәламәт яшәү рәвеше генә яхшы кәеф, рух күтәренкелеге бүләк итә ала. «Без бик сирәк авырыйбыз һәм табибларга юлны оныттык дияргә була!» - ди ул, үзгә бер канәгатьлек хисе белән.

Лилия СЕДЕЛЬНИКОВА

Автор һәм Ася Борис фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250