Әлмәтлеләр шопинг вакытында прививка ясата ала
Гриппка каршы прививка ясату өчен әлмәтлеләргә уңайлы мөмкинлек тудырыла.
14, 15 октябрьдә «Панорама» һәм «Мактама-Парк» сәүдә үзәкләрендә мобиль пунктлар эшләячәк. Вакцина уздыручы бригада 10.00-16.00 сәгатьләрдә теләге булган һәркемгә прививка ясаячак. Моның өчен үзең белән паспорт һәм мәҗбүри медицина иминияте полисы булуы шарт. Мәгълүм булганча, прививка 90 % очракта авыруны булдырмый кала, чирләгән вакытта өзлегү ихтималын киметә. Өлкәннәр өчен «Совигрипп» вакцинасы кулланыла.
фото: http://www.arpeflu.ru/ne-privityx-ot-grippa-detej-perestanut-puskat-v-shkolu/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа