Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәткә “ПУЛЬМОЭКСПРЕСС” флюорографик күчмә кабинеты тапшырылды

Бүген Әлмәт үзәк район хастаханәсенә Беларусь Республикасында ясалган "ПУЛЬМОЭКСПРЕСС" флюорографик күчмә кабинеты тапшырылды.

Айрат Фәррахов сүзләренә караганда, һәр кеше елына 1 яки 2 тапкыр флюорография үтәргә тиеш, шуңа күрә авыл халкын район хастаханәләренә барып интегүдән коткару өчен, автомобильләрнең авылларга баруы кулайрак булачак.

Автомобиль руль гидрокөчәйткече, ГЛОНАСС иярченле навигация системасы һәм башка заманча җайланмалар белән җиһазланган. Ул теләсә-нинди һава шартларында тиешле урынга вакытында барып җитәргә тырышачак.

20 нче гыйнварга кадәр 65 ашыгыч ярдәм автомобиле кайтырга тиеш. Алар республиканың һәммә районына өләшенәчәк. Татарстанга тиешле барлыгы 260 ашыгыч ярдәм автомобиле, "2011-2012 нче елларда сәламәтлек саклау тармагын модернизацияләү" программасын уңышлы төстә гамәлгә ашырган өчен Татарстан Республикасына бүлеп бирелгән премия хисабына кайтарыла. Искәртеп узабыз, ТР премия сыйфатында 1,4 миллиард сумнан артык акчага лаек булды. Октябрь һәм ноябрь айларында машиналарның ике партиясе инде кайтты, бүген өченче партия автомобильләре ачкычлары тапшырылды.

Айрат Фаррахов бәйрәм көннәрендә гадәттән тыш хәлләр булмавын кайгыртып, табибларның барлык чараларны күрүләрен сорады. "Президент табиблар эшен югары бәяли, шуңа күрә безгә тәртип тәэмин итеп, аның ышанычын акларга тырышырга кирәк", - дип белдерде министр.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250