Әлмәт балаларында – гөмбә авыруы
Роспотребнадзорның Әлмәт территориаль бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, үткән атнада 6 кеше микроспория йоктырган.
Аларның барысы да балалар. Микроспория - гөмбә авыруы. Аның тән тиресендә, чәч төбендә, сирәк кенә тырнакта килеп чыгуы ихтимал. Һәм ул иң йогышлы тире авыруларыннан санала. Авыруның төп сәбәпчеләре - этләр, мәчеләр. Кагыйдә буларак, гөмбә китереп чыгара торган бу авыруны күпчелек балалар йоктыра. Чөнки алар этләр, мәчеләр белән уйнарга ярата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа