Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Киләчәктә даруларның аналоглары бетәргә мөмкин

Даруханәләрдә меңләгән дарулар арасыннан бер үк даруны 30 сумга да, 300 сумга да алып булганлыгын беләбез үзе, әмма, кыйммәтлесе яхшырак, дигән уй барыбер үзенекен эшли.

Кагыйдә буенча, даруларның оригиналлары кыйммәтрәк тора, ә аларның аналоглары - дженериклар арзанрак була. Моның сәбәбе менә нәрсәдә: оригинал препаратны эшләп чыгару өчен, күп вакыт һәм акча кирәк, әмма патентның вакыты чыккач, бу препаратларны очсызрак бәягә башка фирмалар да чыгара башлый. Шул рәвешле дженериклар барлыкка килә. Әмма якын киләчәктә очсызлы аналоглар бетәргә дә мөмкин, ягъни дженерикларны чыгару кыенлашачак. Ул даруларның кыйммәтләнүенә дә китерергә мөмкин. Бу турыда Монополиягә каршы федераль хезмәт утырышында фикер алыштылар, дип яза «Российская газета». Закон проектының төп максаты - сыйфатсыз даруларны базарга чыгармау. Дженерик эшләп чыгаргач, аның сыйфатлы икәнен исбатлыйсы булачак, шул рәвешле, аларны теркәү процедурасы катлауланырга, ә ул аларның кимүенә китерергә мөмкин.

"Шәһри Казан"

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250