Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Хокуклар чикләнергә тиеш түгел

Гражданнардан мәҗбүри медицина иминияте полисларын бирү тәртибе бозылу уңаеннан күпсанлы шикаятьләр керә. Ә бу исә страховкаланган затларның бушлай медицина ярдәме алуга хокукларын чикләүгә китерә. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасының мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды түбәндәгеләрне хәбәр итә.


2010 елның 29 ноябрендәге, 2011 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән 326-ФЗ санлы "Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында"гы Федераль закон һәм Мәҗбүри медицина иминияте кагыйдәләре (Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 28.02.2011 елгы 158н санлы боерыгы белән расланган) нигезендә иминият медицина оешмалары белән эшләүче гражданнар өчен страховкалаучылар (эш бирүчеләр) арасында мәҗбүри медицина иминияте килешүләрен төзү күздә тотылмаган. Шул уңайдан 2011 елның 1 гыйнварыннан эш бирүчеләр үз хезмәткәрләрен ОМС полислары белән тәэмин итүдә катнаша алмыйлар, ә страховкаланган кешеләр иминият медицина оешмасын (алга таба - СМОны) Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминиятендә катнашучылар арасыннан үзләре сайларга һәм СМОны сайлау (алыштыру) турындагы гариза белән СМОга турыдан-туры үзләре мөрәҗәгать итәргә тиешләр.
Тагын шуңа да игътибарыгызны юнәлтәбез: 326-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә әлеге норматив акт үз көченә кергәнче бирелгән мәҗбүри медицина иминияте полислары, кайчан бирелүенә һәм полиста күрсәтелгән страхование килешүенең гамәлдә булу срогына бәйле булмаган рәвештә, 2014 елга кадәр үз көчләрендә калалар. Бары страховкаланган затның фамилиясе, исеме, атасының исеме, җенесе, туган көне үзгәртелгән очракларда полисларны яңартырга кирәк булачак.
Бу уңайдан страховкаланган затлар эшкә урнашканда мәҗбүри медицина иминияте полислары алыштырылырга һәм эштән киткәндә алып калынырга тиеш түгел. Эш бирүченең СМОны сайлау турында гариза биргәндә хезмәткәрне мәҗбүр итүенең төрле ысуллары, хезмәткәрләрнең полисларын бергә җыеп алыштыруны оештырулары, шул исәптән ими- ният медицина оешмалары инициативасы белән дә, страховкаланган кешеләрнең СМОны сайлауга гражданлык хокукларын бозалар һәм законга каршы гамәлләр булып торалар.
Россия Федерациясе законнарын һәм гражданнарның хокукларын бозуларга юл куймау максатларында эш бирүчеләр кадрлар службасы эшен оештырганда өстә җиткерелгән мәгълүматларны игътибарга алырга тиешләр.
ТР мәҗбүри медицина иминиятенең Әлмәт шәһәрендәге территориаль фонды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250