Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гадәт начар булганга шеш яман

Табиблар фикеренчә, нәкъ менә яман гадәтләр - яман шеш авыруына сәбәпче. Үпкә рагы барлыкка килүдә, мәсәлән, экологиянең өлеше зур дисәләр дә, тәмәкенең зыяны аннан да күбрәктер, мөгаен.

Күп төрле сынаулар тәмәке көйрәткәндә чыккан матдәләрнең авыруга җирлек тудыруын дәлилли. Үпкә авыруларының 70 процентына тәмәке гаепле ("Европага тәрәзә" ачкан Петр I Иван Грозный заманында тыелган тәмәкегә "яшел ут" биреп ялгыша). Дөрес тукланмау, кирәгеннән артык ашау, эчкечелек кебек гадәтләр нәтиҗәсендә исә ашкайнату органнары эшчәнлеге бозыла, бавыр таркала, иммунитет какшый һәм бу факторлар барысы да рак барлыкка килүгә сәбәп була. Шуңа күрә белгечләр, авыруга каршы иң отышлы чара профилактика дип кабатлый. Бу хакта Татарстанның һәи Идел буе федераль округының баш онкологы Рөстәм Хәсәнов, республика клиник онкология диспансеры баш табибы урынбасары Илдар Раббаниевның Әлмәткә визиты вакытында да сүз булды. Алар шулай ук бертавыштан: "Авыруны башлангыч чорында ачыклау һәм тиз арада дәвалау хәстәрен күрү - уңай нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге", - дип искәртә. Авыруларның күпчелеге нәкъ менә профилактика күзәтүләре вакытында ачыклана. Әлмәттә бу вазифаны республика клиник онкология диспансеры филиалы - 3 нче поликлиника башкара. Бу медицина үзәге 10 районга хезмәт күрсәтә (бу алар карамагында 738 мең кеше дигән сүз). 2011 елда бюджет тармагында эшләүче 3 меңнән артык хатын-кыз түләүсез маммография тикшерүе узган («Маммо - экспресс» цифрлы күчмә маммограф та бар хәзер төбәктә). Үткән ел "Татнефть" компаниясенең 2 меңгә якын хезмәткәре тикшерелгән. Бүгенге көндә 2600 әлмәтле онкологларда исәптә тора. Былтыр 886 яңа очрак ачыкланган, көндезге стационарда (40 урынга исәпләнгән) 1323 авыру полихимиотерапия, 15е аскы ирен һәм тире рагына каршы дәва алган. Көн саен бирегә 180 ләп кеше килә. 2012 елда мөрәҗәгать итүчеләр 40600 дән артып киткән. Чит илләрдә табиб-онкологлар бер сменада 5-6 кешене кабул итә, диләр. Бүген филиалда 16 табиб эшли. Димәк, әлмәтнекеләр исәбенә дистәдән артык пациент туры килә.
Онкологлар сүзләренчә, соңгы вакытта тән тиресендәге яман шеш авырулары беренче урында тора. Аннан соңгы баскычта үпкә һәм күкрәк шеше ныклы урын алган. Илдә кеше үлеменә китергән сәбәпләр арасында яман шеш икенче урыннан төшми. Соңгы ун елда онкология өлкәсе алга атлады, билгеле. Яңа технологияләр, препаратлар барлыкка килде. Тик статистика гына шәптән түгел. Димәк, бу юнәлештә профилактика чараларыннан башка уңышка ирешеп булмас.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250