Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Diamond Princess лайнеры пациентлары үзләрен яхшы хис итә

Бу хакта профессор А.Ф. Агафонов исемендәге РКИБның баш табибы Марат Гатауллин хәбәр итә. 

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, профессор Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус борты белән Diamond Princess круиз лайнерыннан Россия туристларын китерделәр. Анда коронавирус кабына. 14 көн дәвамында алар аерым медицина боксларында күзәтеләчәк.

Бүгенге көндә алар барысы да үзләрен яхшы хис итә.

«Безнең хастаханәгә кергән сигез кешенең температура күтәрелүе теркәлмәгән, аларда катараль күренешләр юк. Көн саен лаборатор контроль алып барыла. Барлык пациентларның хәле - яхшы. Алар өчен хастаханәдә барлык шартлар да тудырылган", - дип сөйли Марат Гатауллин.


Аның сүзләренә караганда, медицина учреждениесендәге барлык хезмәткәрләрнең сәламәтлеге дә контрольдә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: короновирус китай