Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Антибиотиклар - табиб рецепты буенча

Илдә антибиотиклар сату тәртибен җитди күзәтү астына алмакчылар. Хөкүмәт бу препаратларга кагылышлы федераль стратегия кабул иткән, ул 2030 елга кадәр вакытны үз эченә ала. Микробларның антибиотикларга күнегүе Русия генә түгел, барлык илләр өчен проблемага әверелгән. Экспертлар фикеренчә, бу ел саен 700 мең кешенең үлеменә китерә. 2050 елда бу сан 10...

Русия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова тиздән антибиотиклар куллануга бәйле зур үзгәрешләр булачагын вәгъдә итә.
Даруханәләрдә антибиотиклар сату җитди күзәтү астына алыначак. Шулай ук пациентларның дарулар турында белемен арттыру буенча да эш алып барылачак. Туклану продуктларында (ит, балык, сөт, һ.б.) антибиотиклар куллануның мөмкин булган күләмен киметү дә планлаштырыла.
http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса