Татар телендәге беренче гаилә интернет-сайты тәкъдим ителде
Ата-аналар өчен www.gaila.ru адресында "Гаилә һәм мәктәп" журналының интернет-версиясе эшли башлады.
Бу - гаилә һәм бала тәрбияләү темалары буенча махсуслашкан татар телендәге беренче интернет-сайт.
«Тема тәкъдим ит» бүлегендә кулланучылар үзләре үк кызыклы, актуаль, көнүзәк тоелган темалар белән уртаклашып, алар хакында фикер алыша ала. «Бушлай консультация» бүлегендә борчыган сорауларны балалар психологы, табиб-педиатр, юристка юллау мөмкинлеге дә бар. Белгеч җавапларын алар үз электрон почталарында укый алачак.
http://belem.ru/node/4882
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа