Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Информация

Гәзит турында

Республикабызның көньяк-көнчыгышында чыгып килүче "Әлмәт таңнары" газетасының татар матбугатында үз йөзе, үз урыны, тоткан юнәлеше, милләтебезнең якты киләчәгенә өмет баглаучы укучылары бар. Алга куелган теләк-омтылышлары белән халык авазына аваздаш булган, кыйбласы, юлы-мәсләге белән халык мәнфәгатьләрен кайгыртуга йөз тоткан "Әлмәт таңнары" егерме елдан артык укучыларның яраткан газетасы булып кала бирә. Ул...

Республикабызның көньяк-көнчыгышында чыгып килүче "Әлмәт таңнары" газетасының татар матбугатында үз йөзе, үз урыны, тоткан юнәлеше, милләтебезнең якты киләчәгенә өмет баглаучы укучылары бар.

Алга куелган теләк-омтылышлары белән халык авазына аваздаш булган, кыйбласы, юлы-мәсләге белән халык мәнфәгатьләрен кайгыртуга йөз тоткан "Әлмәт таңнары" егерме елдан артык укучыларның яраткан газетасы булып кала бирә. Ул заман сулышын тоеп яши, заман белән бергә атлый.

Хезмәт юлының һәр чакрымы күркәм эшләр белән бизәлгән. Газетабыз 2009 елда иң югары бәяләмәгә лаек булды һәм "Бәллүр каләм" белән бүләкләнде.

Түбәндә китерелгән дәлилләр егерме елдан артык хезмәт эшчәнлегенең көзгесе булып тора.

"Әлмәт таңнары " - ул:

- татар халкының рухи ихтыяҗы;

- йөзе, бизәлеше ягыннан заман таләпләренә җавап бирүче;

- югары һөнәри осталыкка ия, иҗат утында янып, тормыш үзәгендә кайнап яшәүче көчле, сәләтле, кыю журналистлар, хезмәткәрләр коллективы;

- бай, тирән эчтәлекле, мөһим проблемалар күтәрүче;

- дус, киңәшче, ярдәмче;

- яңалыклар басмасы;

- милләтебез тарихын киң яктыртуда, гореф-гадәтләребезне торгызуда чын халык менбәре;

- чорыбыз тарихын язучы;

- күркәм шәхесләрне халык күңелендә мәңгеләштерүче;

- туган тел сакчысы;

- халкыбыз күңеленә иман иңдерүче, динебезне асылыбызга кайтаручы;

- каләм сынаучыларга иҗат мәйданы ачучы.


Алда саналганнар "Әлмәт таңнары" яулап алган чик түгел. Газета һаман эзләнүдә, яңа иҗади үрләр яулауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса