«Яшел фитнес» иң активларга велосипед бүләк итте
«Яшел фитнес» проектының җәйге сезонына нокта куелды - узган якшәмбедә шәһәр паркында бу уңайдан бәйрәм оештырылып, иң актив әлмәтлеләр велосипедлар белән бүләкләнде.
Сезон дәвамында проект сайтында алып барылган шәхси һәм команда рейтингы нәтиҗәләре буенча оештыручылар 10 иң актив спорт сөючегә «ЯФ» атрибутикасы тапшырды. Велосипедларга исә иң күп балл җыйган Валентина Кутепова, Наталья Первушина, Альбина Горшенина лаек булды. Командалар арасында җиңүчеләргә проект символикасы белән бизәлгән футболкалар, сумкалар бүләк ителде. «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов инициативасы белән өлкән яшьтәге катнашучыларга 30 пар скандинавия таягы бирелде. Җәйге сезонда, 14 майдан алып 24 сентябрьгә кадәр барлыгы 150 тренировка узган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа