Әлмәт таңнары

Яшь хоккейчыларны зурладылар

17 майда «Нефтьче» Мәдәният сараенда «Нефтяник» хоккей клубы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең хоккей сезоны тантаналы ябылды.

Чарада мәктәпнең Россия һәм Татарстан беренчелегендәге чыгышларына нәтиҗәләр ясалды. 2016-2017 еллардагы сезон - хоккей буенча ДЮСШ тарихында иң уңышлысы. Россия беренчелегендә Идел буе төбәгендәге 46 мәктәп арасында ул беренче урынны яулаган. 5 команда призлы урыннарга лаек булган. Татарстан беренчелегендә 4 команда пьедесталга күтәрелгән. Яшь спортчыларны «Татнефть» генераль директоры, ТР хоккей федерациясе президенты Наил Маганов котлады. Ул ДЮСШның 4 тренерына фатир ачкычлары тапшырды, «Нефтяник-2004» командасы чемпионнарына алтын медальләр тапшырды. Россия хоккей федерациясе вице-президенты Владимир Асеев та котлауларын җиткерде. Бәйрәмдә сезонның иң яхшы җыелмасы, хоккейчылары да билгеләп үтелде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: