Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Түбән Мактамада «Алтын йолдызлар» ачылды [+ФОТОЛАР]

«Бу безнең өчен яхшы бүләк», - диде түбәнмактамалылар үзләрен кайгыртуларына рәхмәт белдереп. Сөенергә җирлек бар. Хәзер өйдә утыручыларга да вакытларын файдалы итеп уздыру өчен мөмкинлекләр тудырылды.

Әлмәттә сәламәт яшәү рәвешенә соңгы елларда аеруча зур игътибар бирелә. Яшьләргә генә түгел, өлкәннәргә дә сәламәтлекләрен ныгытыр өчен шартлар бар. Бүген лаеклы ялдагыларны хәтта үрнәк итеп китерергә була: алар барлык спорт чараларында актив катнаша, йөгерә дә, йөзә дә, чаңгы шууда да калышмый. Элегрәк урамда чаңгы таягы тотып атлаучы өлкәннәргә сәерсенеп карасалар, хәзер скандинавиячә йөрүнең сәламәтлеккә файдасын тойганнар үзләре дә махсус таяклар сатып ала башлады.

Пенсионерларны физик күнегүләргә җәлеп итүдә «Импульс» клубының да ярдәмен әйтеп китәргәк кирәктер. Моннан биш ел элек әлеге клуб шәһәр һәм район ветераннар советы каршында спорт клубы оештырды. Әлмәтлеләр аны бик тиз үз итте.

- Клубка йөрүчеләр саны нык арткач, төркемнәргә бүлә башладык. «Импульс»та «Возрождение», «Славянка» төркемнәре оешты. Бүген Түбән Мактамада тагын бер төркем ачабыз, - диде клубның йога төркеме тренеры Рәхимә Авязова.

Түбән Мактамадагы төркемгә «Алтын йолдызлар» исеме биргәннәр. Хәзер бистә өлкәннәренә дә бергәләшеп җыелып шөгыльләнергә була. Узган ел гына ачылган спорт комплексы сишәмбе һәм пәнҗешәмбе икешәр сәгать алар карамагында. Әлегә төркемдә уннан артык кеше теркәлгән. Әмма староста Нәфисә Фәттахова искәрткәнчә, «Алтын йолдызлар»га йөрергә теләүчеләр бар.

.

- Без Түбән Мактамада мондый күнегүләр уздырылачагын ишетеп бик шатландык. Өйдә утырган кешегә бу бик кирәк. Аннан үзең генә өйдә физкультура белән шөгыльләнмисең бит, ә монда бергәләшеп, - диде лаеклы ялда булган Нәфисә Зиннәтуллина да.

Рәхимә Авязова клубка пенсионерлар гына түгел, теләгән һәркемнең кушыла алуын белдерде. «Бездә физик яктан чыныгу белән беррәттән җан тынычлыгы алуга да игътибар бирелә», - диде ул. Физик күнегүләрдән тыш башка юнәлешләр дә бар икән әле клубта. Тренер әйтмешли, матрешкалар кебек төркем эчендә төркем төзелгән. Мисал өчен, «Алтын йөрәкләр» төркеме дә бар. «Возроҗдение» эчендә мәрхәмәтлелек төркеме эшли. Анысы ярдәмгә мохтаҗларга булыша. Шулай ук хор төркемен дә яратып өлгергәннәр. Кыскасы, өлкәннәр бии дә, җырлый да, спорт белән дә шөгыльәнә. Вакытны өйдә телевизор каршында сериаллар карап үткәргәнче болай уздыру мең тапкырга яхшырак, күңеллерәк, ди алар бертавыштан.

- Без төбәктә озын гомерне, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйбыз. Район, «Татнефть» компаниясе, заводлар җитәкчелеге моңа теләктәшлек белдерә. Алар шөгыльләнергә мөмкин булсын өчен барлык шартларны тудыра. Ветераннар һәрберсендә актив катнаша. Мисал өчен, «Яшел фитнес»ның җәйге һәм кышкы күнегүләрен дә калдырмыйлар. Җәйгә аны тагын да киңәйтү планлаштырыла. Мондый төркемнәр ачуны алда да дәвам итәчәкбез. Каршы килүчеләр булыр дип уйламыйм, - диде ветераннар советы рәисе Василий Самойлов. - Сәламәтлекнең бары үзеңнән генә торуын халык аңлый башлады. Пляжда да, шарлавыклы буаларда сквер-парклардагы корылмаларда да шөгыльләнүче өлкәннәр күзгә чалына. Без велосипедта йөрергә дә өндибез. Менә дигән махсус юллар бар. Боларның барысы да сәламәтлек өчен бит.

Сәламәт яшәү рәвеше ул озын гомер дигән сүз дә. Ә Әлмәттә соңгы биш елда гомер озынлыгы арту күзәтелә. Монда төрле программалар, шул исәптән физик чыгыну юнәлешендәгеләрнең дә ярдәме зур.

«Алтын йолдызлар»ны ачу вакытында шуны да уйлап куйдым, ә нигә авылларда да шуның ише клуб-төркемнәр ачмаска?! Гади генә спорт кирәк-ярагын алырга була. Бергәләшеп таяк тотып урамга йөрергә чыгуга, күнегүләр ясауга һәркем кушылыр дип уйлыйм. Авыл өлкәннәре дә моңа мохтаҗ. Үзләре әйтүенчә, хәзер анда да аралашулар кими бара, чишмәгә барулар юк, кеше кешегә керми, шул әлеге дә баягы бер телевизор кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса