Әлмәт таңнары

Татарстан спортчылары һәм тренерларына дәүләт бүләкләре тапшырылды

Татарстан спортчылары - максатка ирешүчән һәм амбицияле яшьләр, алар республика һәм илебез исеменнән халыкара ярышларда лаеклы чыгыш ясыйлар Россия һәм халыкара ярышларда республика данын күтәргән спортчылар һәм тренерлар белән без горурланабыз, - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елда призлы урыннар яулаган Татарстан Республикасы спортчылары белән очрашуда....

Татарстан спортчылары - максатка ирешүчән һәм амбицияле яшьләр, алар республика һәм илебез исеменнән халыкара ярышларда лаеклы чыгыш ясыйлар
Россия һәм халыкара ярышларда республика данын күтәргән спортчылар һәм тренерлар белән без горурланабыз, - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елда призлы урыннар яулаган Татарстан Республикасы спортчылары белән очрашуда. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда 2017 елгы су спорт төрләре буенча XVII дөнья чемпионатында, 2017 елгы XXIX җәйге Универсиадада, 2017 елда көрәш буенча дөнья чемпионатында, 2017 елгы XXIII Сурдолимпия җәйге уеннарында катнашкан спортчылар, спорт федерацияләре вәкилләре, тренерлар чакырылган иде.
Татарстан Президенты сәламләү сүзендә алга таба да күп санлы зур җиңүлерәр булачагына ышануын белдерде.
Ул билгеләгәнчә, Татарстан массакүләм һәм профессиональ спортка, заманча спорт инфраструктурасын булдыруга, дөньякүләм спорт чараларын уздыруга, спорт резервын булдыруга, спортчылар һәм тренерларга ярдәм итүгә җитди игътибар бирә. Бүген республикада 10,5 мең спорт объекты бар. Ел саен биредә утыздан артык эре Россия һәм халыкара ярышлары, 800 дән артык төбәк дәрәҗәсендәге ярышлар уздырыла.
" Милли җыелма командаларга Татарстан Республикасыннан 350 спортчы кертелгән, бу соңгы еллардагы эш нәтиҗәсе тәэмин иткән зур мөмкинлек, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Сез күрсәткән югары урыннар, тәртип, тренировкаларда тырышлыгыгыз, тренер составының бергәләп эшләве, якыннарыгыз һәм җанатарларның сезне хуплап торулары нәтиҗәсе ул. Болар барысы да сезнең быелгы җиңүләрегез белән раслана. Россия һәм халыкара ярышларда республика данын күтәргән спортчылар һәм тренерлар белән без горурланабыз, алда сезне тагын күп төрле зур җиңүләр көтә".
Чарада Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды - "ТР физик культура һәм спорт атказанган хезмәткәре", ТР Президенты Рәхмәтләре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки