Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Спорт бәйрәме чакыра

Сентябрь аенда безгә тагын бер тапкыр сәламәт яшәү рәвеше алып баруыбызны исбатлар өчен мөмкинлек туа, күркәм традиция буенча республикада "Милләтләр кроссы" Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында "Татарстан кроссы" узачак. Быел ул 23 енә билгеләнде.

Ярышлар һәр елдагыча шәһәр паркы янында һәм Тимирязев - Җәлил - Лермонтов - Радищев урамнары аша үтәчәк. Шуңа күрә бу көнне алда санап үтелгән урамнар ябылачак. Иң беренчеләрдән булып ярышларны VIP-йөгерүдә катнашучылар башлап җибәрәчәк. Аларны оешма-предприятиеләрдә хезмәт куючылар алыштырачак, югары һәм урта-махсус уку йортлары студентлары өченчеләрдән булып дистанцияне үтәчәк. "Милләтләр кроссы"н исә мәктәп укучылары төгәллиячәк. Ә 1-6 нчы сыйныф укучылары мәктәп территорияләрендә көч сынашачак.

Быел VIP-йөгерү өчен дистанция 1600 метр, калганнар өчен 1200 метр билгеләнгән. Ярышларда катнашу өчен Әлмәт физкультура көллиятенә гаризалар тапшыру зарур. Телефоны: 43-54-10. Уку йортлары директорларының, предприятие җитәкчеләренең йөгерүгә чыгулары хуплана гына. Шулай ук спорт һәм уңайлы аяк киемнәрендә булуга игътибар бирү сорала.

Спорт бәйрәме тантаналы шартларда 12.00 сәгатьтә башлана. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов сәламлиячәк һәм "Татарстан кроссы - 2012" ярышына старт бирәчәк.

Л.Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250