Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Бозда – яшь хоккейчылар

Әлмәттә популярлыгы һәм массачыл булуы, ягъни яшүсмерләрне күпләп җәлеп итүе ягыннан республикада гына түгел, илебез күләмендә дә тиңе булмаган хоккей буенча ярышлар төгәлләнде.

Дәрәҗәле трофей - «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте Кубогы бу юлы Түбән Каманың «Юность» командасына эләкте.

Декабрьдән башлап март аена кадәр республикабыз көньяк-көнчыгыш төбәгенең барлык боз тартмачыкларында Кубок өчен киеренке көрәш барды. Бу сезонда 55 команда, географик яктан кайда урнашуларына карап, ике конференциягә һәм алты дивизионга бүленеп уйнады һәм аларның һәркайсына күренекле якташларының исемнәре бирелгән иде. Сайлап алу турлары йомгаклары буенча үз дивизионнарында алты иң көчле команда ачыкланды. Финал этабы башланыр алдыннан алар махсус истәлекле призлар белән билгеләп үтелделәр. Менә инде берничә ел рәттән финал этабы Әлмәттә үтә.

2012-2013 елгы сезонның иң көчлеләр өчлегенә түбәндәге командалар керде: 3 нче урында - «Сокол» (Лениногорск шәһәре), 2 нче урында - «Нефтяник» (Бөгелмә шәһәре), 1 нче урында - «Юность» (Түбән Кама шәһәре).

Ярышларда Лениногорскидан кызлар командасының да катнашуы сезонның чын бизәге булгандыр. Яшь хоккейчы кызлар лаеклы көндәш булып чыктылар, ныклык үрнәкләре, ихтыяр көченә ия булуларын һәм команда рухын тоеп уйнауларын күрсәтеп, алар малайлар белән бертигез дәрәҗәдә чыгыш ясадылар.

Узган унике елда әлеге ярышларда ун меңнән артык яшь спортчы катнашты, аларга шөгыльләнү өчен тиешле шартлар тудыру максатында гаять зур күләмдә хоккей мәйданчыклары һәм Боз сарайлары төзелде. Нефтьчеләр тарафыннан массакүләм хоккейны үстерүгә җәмгысе 110 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Моннан тыш, «Татнефть» Кубогы Эшчеләр хоккей лигасы ярышлары, шулай ук укучы яшьләр һәм һәвәскәрләр арасында төрле турнирлар башланып китүгә дә этәргеч булды.

Әлмәтнең «Нефтяник» хоккей клубы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250