Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Россия шәһәрләреннән 12 команда катнашында узган футбол буенча “Алтын көз”традицион турнирында әлмәтлеләр икенче булды

1-6 ноябрьдә Әлмәттә футбол буенча 2003нче елда туган балалар арасында "Алтын көз"традицион турниры үтте.

Турнирда Россия шәһәрләреннән 12 команда катнашты, шулар арасында Түбән Новгород, Саранск, Самара, Ижевск, Төмән, Бөгелмә, Түбән Кама, Казан һәм Әлмәт шәһәреннән 2 команда бар иде. Әлеге турнирда катнашучылар саны 180 кеше булды.

Уеннар нәтиҗәсендә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1нче урын - «Төмән» командасы, Төмән шәһәре,

2нче урын- «ДЮСШ-I», Әлмәт шәһәре,

3нче урын - «СДЮСШОР-8», Түбән Новгород шәһәре,

4нче урын- «Зенит-Ижевск», Ижевск шәһәре, дип хәбәр итә Әлмәт муниципаль районы порталы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250