Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Районның спорт гаиләсен ачыкладылар [+ФОТОЛАР]

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм халыкны спортка тарту ниятеннән бүген шәһәр пляжында "Районның иң спорт гаиләсе" дигән фестиваль узды.

Физкультурачы көне декадасы кысаларында уздырылган чарага 50 гә якын гаилә, барлыгы 200 ләп кеше килгән иде. Инде 5 ел уздырылган бу спорт бәйрәменә гаиләләре һәм туганнары белән җыелу күпләр өчен матур бер гадәткә әйләнеп бара. Кайбер гаиләләр хәтта балаларының үсеп ( 5 яшь тулгач кына катнашып була), спортка тартыла башлавын түземсезлек белән көтеп торалар. Аеруча яшь гаиләрнең мондый чараларда актив катнашуы куандыра. Быел исә балалар бакчасына йөргән сабыйларның ата-аналары һәм шундый яшь гаиләләргә өстенлек бирелде.

Спорт уеннары башланыр алдыннан фестивальнең иң күңелле өлеше булды - бөтен кеше дә бердәм булып зарядка ясады.

Нинди генә кызыклы уеннар булмады фестивальдә? Тупны боҗрага кертү дә, 16 килограмм авырлыктагы герне күтәрү дә, урыннан озынлыкка сикерү дә күп әти-әниләр өчен җеңел бирелде. Нәниләр өчен исә спортның җиңелләштерелгән уеннары булды. Кыскасы, бу бәйрәм үзара көч сынашудан бигрәк, гаиләләрне дуслаштыра, туганнарны күрештерә торган гаилә бәйрәменә әверелде. Гаиләләр физик күнегүләрдән соң күтәренке рух һәм сәламәт тән белән өйләренә таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса