Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Олимпия чемпионы әлмәтлеләр өчен күнегүләр үткәрәчәк

Әлмәткә Россия һәм Татарстан горурлыгы, дөньяның Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Самитова килә.


Гөлнара Галкина-Самитова - озын дистанцияләргә йөгерүче җиңел атлет. Җиңел атлетика дөньясында бу - 1500, 3000, 5000 метр. Хәзерге вакытта ул шулай ук 10 километрлы дистанцияләргә дә йөгерә һәм, гомумән, Татарстанда узган һәртөрле йөгерү хәрәкәтләрен хуплый.

Бу якшәмбе барлык спорт сөючеләрнең Гөлнара белән аралашырга, аңа спорт, йөгереш, дөрес туклану һәм, иң мөһиме, Зур спорт дөньясы турында сораулар бирергә мөмкинлеге булачак.

Якшәмбе, 20 август көнне, барыгызны да "АЛНАС" стадионында көтәбез. Башлану вакыты - 10.00 сәг.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса