Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

«Нефтяник» хоккей командасына яңа баш тренер билгеләнде

Таныш булыгыз - Илнур Гизатуллин, бүгеннән ул Әлмәт хоккей командасының баш тренеры булып эшли башлый.

Яңа хоккей сезонында аңа Александр Шахворостов, Евгений Мухин һәм Айрат Мөхитов ярдәм итәчәк.

Илнур Альфрид улы Гизатуллин 1969 елда Казанда туган. Спорт мастеры. Беренче тренеры - Анотолий Романов.

Урицкий - Итиль - Ак Барс исемендәге СК (Казан), «Нефтяник» (Әлмәт), СКА «Свердловск», «Нефтехимик» (Нижнекамск), ХК ЦСКА (Мәскәү), «Блед» (Словения), «Нефтяник» (Лениногорск), «Химик» (Воскресенск), «Ариада» (Волжск) командалары өчен уйнаган.

«Ак Барс» составында Россия чемпионы (1998), Россия чемпионатының көмеш призеры (2000) булган.

2009-2014 елларда «Ариада-Акпарс» (Волжск), Россиянең студентлар җыелма командасында (Универсиада-2013), 2014-2017 елларда «Лада» (Тольятти) командасында тренер булып торган.

Югары хоккей лигасының иң яхшы тренеры булып танылган (2012/13).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса