Әлмәт таңнары

Муниципаль хезмәткәрләрнең II спартакиадасының зона этабында әлмәтлеләр икенче

Ике көн дәвамында Әлмәттә узган муниципаль хезмәткәрләрнең II спартакиадасының зона этабына нәтиҗәләр ясалды.

Биредә республикабызның 9 районыннан җыелган командалар спортның җиде төре волейбол, мини-футбол, баскетбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, бадминтон, шахмат буенча көч сынашты.

Барлык уен нәтиҗәләре буенча өченче урынга Сарман районы командасы чыкты. Алардан азга гына калышып, икенче урынны Әлмәт муниципаль районы командасы яулады. Спартакиаданың җиңүчеләре булып Түбән Кама командасы танылды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: