Милли көрәш буенча Татарстан республикасы чемпионатында Әлмәт командасы өченче булды
8-10 ноябрь көннәрендә Лаеш муниципаль районында татар-башкорт милли көрәше буенча Татарстан республикасы чемпионаты үтте.
Ярышларда беренче тапкыр 1992-1995 елда туганнар катнашты. 40 команда арасында үткән ярышларда 300 батыр көч сынашты. Әлмәт данын яклап тугыз үлчәүдә 9 спортчы чыгыш ясады. Киеренке көрәштә Әлмәт командасы өченче урнны яулауга иреште. Шулай итеп якташ көрәшчеләребезнең уңышлары хәзинәсе ике алтын һәм бер бронза медаль белән тулыланды.
70 кг үлчәүдә - Рамил Синекаев, 100 кг авырлык үлчәвендә чыгыш ясаган Ирек Шәяхмәтов алтынга ия булдылар. Бронза медаль 65 кг. үлчәүдә көрәшкән Айрат Минекәевка тәтеде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа