Әлмәт таңнары

Милли көрәш буенча Россия чемпионатында Әлмәт студентлары уңышлы чыгыш ясады

4 апрельдән 6 сына кадәр Казанда югары уку йортлары студентлары арасында милли көрәш буенча узган Россия чемпионатында бил алышуда якташларыбыз Әлмәттә батырлар яшәвен тагын бер кат раслады.

70 килограмм авырлыкта Руслан Нургалиев икенче, Рамил Синякаев өченче урын яулады. 90 килограмм авырлыкта Илнур Хурамшин өченче нәтиҗә күрсәтте. Әлеге ярышларда кунаклар сыйфатында дөньяның 40 иленнән делегация катнашты.

Фото Интернеттан алынды

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: