Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Медицина хезмәткәрләре үрнәк күрсәтә

Җомга көнне Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау учреждениеләре арасында чираттагы спартакиада ачылды. IX спартакиада шәһәрнең 60 һәм Татарстан нефтен эшкәртә башлауга 70 елга багышлап уздырыла. Аны ачу тантанасында район башлыгы Мәҗит Салихов та катнашты.

Калабызның сәламәтлек саклау системасында 3,5 мең хезмәткәр эшли. Аларның 1500 е спорт белән ныклап шөгыльләнә. Физкультура һәм спортны ышанычлы дуслары итеп сайлаучылар арасында табиблар да, урта һәм кече медицина персоналы да һәм башка хезмәткәрләр дә бар. Ак халатлы шәфкать ияләрен ел саен "Милләтләр кроссы"нда да, "Россия чаңгы юлы" узышларында да күрергә була. Медицина учреждениеләренең спорт командасы шулай ук шәһәр, төбәкара, республика спартакиадаларында да актив катнаша һәм, әйтергә кирәк, даими рәвештә җиңүләр, призлы урыннар яулый. 2006 елда республика спартакиадасыннан безнең команда санитар автомобиль белән бүләкләнеп кайткан иде. Узган ел алар төбәкара һәм республика спартакиадасында беренче урынны яуладылар. Быел исә Татарстан буенча икенче призлы урынга лаек булдылар.

Медицина хезмәткәрләренең сәламәт яшәү рәвеше алып барудагы шәхси үрнәкләрен район башлыгы Мәҗит Салихов та үзенең чыгышында билгеләп үтте. Ул ел саен спартакиада уздыруның күркәм традиция булуын ассызыклады, сәламәтлек саклау өлкәсенең елдан-ел үсеш кичерүен, аның күп күрсәткечләр буенча алдынгы урында баруын, монда нефтьчеләр тарафыннан күрсәтелгән игътибар һәм ярдәмнең зур өлеше булуын билгеләп үтте һәм медицина хезмәткәрләренә эшләрендә, спорт ярышларында уңышлар, зур җиңүләр теләде.

Спартакиада үз эченә спортның 11 төрен алган. Болар - волейбол, бильярд, өстәл теннисы, чаңгыда узышу, аркан тарту, шахматта уйнау, йөзү, ату, җиңел атлетика. 7 сентябрьдә медицина хезмәткәрләре дүрт этаптан торган җиңел атлетика буенча эстафетада көч сынашты.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250