Әлмәт таңнары

Әлмәттә юбилейлар уңаеннан аквабайк классында су-моторлы спорт буенча Россия кубогына ярышлар үтәчәк

31 августтан 1 сентябрьгә кадәр шәһәр күлендә юбилейлы даталарга - Әлмәтнең 60 еллыгына һәм Татарстан нефтенең 70 еллыгына багышлап аквабайк классында су-моторлы спорт буенча Россия кубогына ярышлар уздырыла.

Ярышларны ачу тантанасы 1 сентябрьдә 12.00 сәгатьтә була. Катнашырга һәм тамаша кылырга теләүче барлык кешеләрне көтеп калабыз.

Фото Интернеттан алынды

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: