Әлмәт таңнары

Әлмәттә “Яшел фитнес” велосипед бүләк итә

"Яшел фитнес" бу атнада Татарстанның 4 шәһәрендә 15 мәйданчыкта үтте. Шул мәйданчыкларның бишесе Әлмәттә иде.

Әлмәтлеләр ачык һавада физкультура көллиятендә, шәһәр паркында, пляжда, "Яшьлек" һәм "Шәмсенур" скверларында тәҗрибәле инструкторлар кул астында шөгыльләнде. Бу юлы ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап уздырылды. Биредә шулай ук гаилә конкурслары да оештырылды. Активистларга велосипед бюләк итүләр дә дәвам итә. Якшәмбе беренче велосипед "Яшьлек"тә шөгыльләнүче Гөлнара Мөхәммәтҗановага тапшырылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки