Әлмәт таңнары

Әлмәттә узган милли көрәш буенча VIII яшүсмерләр турнирында беренчелек хуҗаларда

Күптән түгел Кәләй авылында РФ, ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә көрәш буенча сигезенче яшүсмерләр турниры узды.

Елдан-ел әлеге турнирда катнашучыларның саны артуы күзәтелә. Быел исә бирегә республикабызның төрле районнарыннан 16 команда, 160 тан артык яшь көрәшче көч сынашырга җыелды. Турнир әлмәтлеләрнең җиңүе белән тәмамланды. Икенче, өченче урыннарны исә актанышлылар һәм азнакайлылар бүлеште.

Фотолар Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: