Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәттә узган җиңел атлетика эстафетасында меңнән артык кеше катнашты [ + фото]

Нефтьчеләр мәйданында Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан концерт программасы, сәүдә рәтләре гөрләгән арада Ленин урамы буйлап традицион җиңел атлетика эстафетасы башланды. Ул быел 54 нче тапкыр үткәрелде.

Быел бәйрәм вакытында уза торган җиңел атлетика эстафетасында меңнән артык кеше катнашты. Бу аның дәрәҗәсе арта баруы хакында сөйли. Җитезлектә көч сынашучылар арасында мәктәп балалары да, студентлар да, производство коллективлары да бар. Юбилейлар елы уңаеннан да яңалык та кертелгән - беренче тапкыр эстафетада велосипедчылар да катнашты.

Спортчыларга район башлыгы Мәҗит Салихов, төбәкара профсоюз оешмасы рәисе Гомәр яруллин теләкләрен җиткерде. Алар шәһәрдә сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен, шул исәптән велосипедта йөрү өчен дә барлык шартлар тудырылуын билгеләп үттеләр.

Старт сызыгыннан беренче булып велосипедчылар кузгалды. Аларны укучы кызлар алыштырды, аннан малайлар йөгерде. Эстафета шул рәвешле дәвам итте. Нәтиҗәләрне белү өчен көтәргә дә кирәк булмады - барысы да күз алдында. Мәктәпләр арасында финишка беренче булып көндәшләрен байтак артта калдырып 2 нче лицей (ЕМГЛи) кызлары килде. 20 нче мәктәп кызлары икенче, татар гимназиясе өченче булды. Малайлар арасында I-III урыннарны 16, 17 һәм 1 нче мәктәп укучылары бүлеште.

Урта-махсус уку йортлары арасында иң көчлеләр политехникум кызлары һәм егетләре булып чыкты. Физкультура көллиятендә белем алучылар финишка икенче булып басты. Медицина көллияте кызлары һәм һөнәри көллият студентлары да спорт белән дус икән. Аларның өченче урын алулары шуны раслый. Югары уку йортлары арасындагы эстафетада да шушындыйрак хәл күзәтелде. Кызлар һәм егетләр арасында беренче урынны быел да нефть институты студентлары үзендә калдырды. АФ ИЭУП икенче урында. АГИМС кызлары һәм Туполев исемендәге КГТУ егетләре өченче булып килде. Предприятиеләр арасында быел "Елховнефть белән Әлмәтнефть кенә урынын алышты. Быел финишка " Татинтек" ҖЧҖ хезмәткәрләре артыннан икенче булып әлмәтнефтьлеләр килде.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250