Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәттә суднолар моделе спорты буенча Россия беренчелеге узачак

Бөтенроссия массакүләм ярышлар календаре нигезендә Әлмәттә суднолар моделе спорты буенча Россия беренчелеге узачак. Кече яшь төркеменә кергәннәр югары нәтиҗәләр өчен көрәшне иртәгә Әлмәтнең балалар һәм үсмерләр иҗат үзәгендә башлый.

Укучыларның техник иҗат федераль үзәге, Татарстан мәгариф министрлыгы һәм мәктәптән тыш эшчәнлек республика үзәге Россия беренчелеген оештыручылар.

Ярышлар иртәгә башлана һәм 27 нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Беренчелек Әлмәтнең яшь техниклар станциясе һәм үсмерләр иҗат үзәге базаларында уза. Оештыручылар сүзләренчә, нефтьчеләр башкаласына судно модельләре спорты бәйгесенең төбәк этапларында җиңгән 94 спортчы килә. Россиянең 19 төбәге вәкилләре болар. Араларында Россия беренчелекләрен берничә тапкыр отучылар да, спорт мастерына кандидатлар да бар. Бу ярышларда Әлмәт данын 9 үсмер яклаячак.

Ләйләгөл Минаева

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250