Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәттә - “Президент ярышлары”

Җомга көнне калабызда берьюлы дүрт уку йортында - 2 нче лицейда, 16, 1 һәм 24 нче мәктәпләрдә укучыларның Бөтенроссия "Президент ярышлары" спорт ярышларының муниципаль этабы башланды.

"Президент ярышлары" 4 этапта үткәрелә. Укучылар башта мәктәпләрдә көч сынашты, хәзер -муниципаль дәрәҗәдә. Җиңүчеләр төбәкара, аннан соң ил күләмендәге ярышларда катнашачак. 2 нче лицейда бу көнне волейбол уеннары барды.

Беренче урынны 5 (1996-97 елгы укучылар арасында), 16 (1998-99 елгы), 1 нче мәктәп (2000-2001 елгы) командалары яулады. Авыл мәктәпләре арасында Яңа Кәшер, Елховой, Кичүчат, Габдрахман командалары уңышлы чыгыш ясады.

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250