Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәттә чаңгы бәйрәме гөрләде [+ФОТОЛАР]

Узган ялларда шәһәр ипподромына «Татарстан чаңгы юлы» массакүләм ярышына меңләгән кеше килгән иде.

Быелгы чаңгы узышлары башка еллар белән чагыштырганда үзгәрәк булачагын оештыручылар күптән белгертеп куйды. Хактан да, уңай үзгәрешләр шактый булды быел. Беренчедән, мәйданда җылыныр өчен чәй эчү нокталары, туклану урыннары булдырылган иде. Ә уен мәйданчыклары, "Яшел фитнес" инструкторларының кышкы күнегүләре, җырлы тамашалар - чаңгыга басмыйча якыннары өчен җан атарга килгән шәһәрдәшләргә менә дигән кәеф өстәде.

Икенче зур бер яңалык булып узышның быел категорияләргә бүленеп түгел, ә бердәм узыш итеп оештырылуы торгандыр. Алай да иң элек чаңгы юлын ветераннар һәм район җитәкчеләре сынады. Быелгы эстафета юлы 1100 метрны тәшкил итә иде, теләк белдерүчеләр аның белән генә чикләнмичә берничә чакрымны артык та шуып килде әле.
35 нче тапкыр оештырылучы узышларга гадәттәгечә шәһәр оешма хезмәткәрләре генә түгел, ә студентлар, мәктәп укучылары, сәламәт яшәү рәвеше алып барган пенсионерлар да кушылды.

- Салкын булса да, күтәренке кәеф чаңгы юлын сынарга көч бирде. Ел да катнашырга тырышам. Соңгы араларда гына чаңгыга баскан юк иде, әмма мин нәтиҗәләремнән тулысы белән канәгать. Дусларны, танышларны күрер өчен дә бу чара шәп мөмкинлек бит, - диде физик мөмкинлекләре чикле спортчылар арасыннан беренче килгән Рамил Илалетдинов.


Ветераннар арасыннан беренчеләрдән булып килгән Виктор Зайцев та массакүләм узышның әһәмияте зур булуын белдерде.
- Чаңгыда шууыма инде 25 елдан артык. Яшь чакта шәһәр җыелма командасы өчен дә чыгыш ясадым. Моннан тыш йөзү белән шөгыльләнәм, волейбол уйныйм. Спорт беренче чиратта сәламәтлек өчен кирәк. Яшьләр тартылсын, мондый чараларда активлык күрсәтсен иде. Көр күңелле булып яшәр өчен спорт кирәк, -диде 62 яшьлек пенсионер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса