Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәттә Булат Вәлиев истәлегенә республика көрәш турниры булып узды

1 ноябрьдә Әлмәттә көрәш буенча дөнья һәм Россия чемпионы Булат Вәлиев истәлегенә яшьләр арасында республика көрәш турниры булды.

Ярышта Татарстан, Башкортостан һәм Оренбург өлкәсеннән 18 команда - барлыгы 140 спортчы катнашты. Әлмәттән көрәш буенча балалар-яшьләр спорт мәктәбенә йөрүче 16 егет көрәште. Алар берничә авырлык категориясендә югары урыннар алуга иреште.

Артур Роев, Дмитрий Гайниев, Рәзил Сабиров, Илнар Гәрәев, Радик Гафуров үз авырлык категорияләрендә беренче урын алдылар. Әлмәтлеләр активында шулай ук сигез 2 нче, өч 3 нче урыннар бар.
Безнекеләр командалар ярышында беренчелекне яулады. 2 нче һәм 3 нче урында Азнакай һәм Чаллы көрәшчеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса