Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәттә Бөтенроссия теннис турниры кысаларында шәһәр беренчелегенә ярышлар узды

Язгы каникуллар чорында, ягъни 23 марттан 28 енә кадәр "TENNIS CITY" спорт комплексы базасында Бөтенроссия теннис турниры кысаларында шәһәр беренчелегенә ярышлар узды.

Турнирда "Теннис буенча ДЮСШ" МБОУ ДОД һәм калабызның "Теннис федерациясе фонды" НОга йөрүче 50 дә артык бала катнашты. Кискен көрәштә җиңү 14 яшь һәм аннан яшьрәкләр арасында Адель Гарифуллинга, Екатерина Дәүләтовага, 9-10 яшьлекләр арасында Илья Симакинга, Алина Ульяновага елмайды. Җиңүчеләр кубоклар, медальләр, Мактау грамоталары һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250