Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәттә авыл яшьләре спартакиадасы узды [+ФОТОЛАР]

Районның иң күркәм традициясенә нигез салынуга быел 48 ел булды.

XLVIII авыл яшьләре спартакиадасы район спортчыларын Түбән Мактама бистәсенә җыйды. Ачылу тантанасы башланыр алдыннан ук авыл җирлекләре осталары катнашында оештырылган сәүдә рәтләре гөрләп торды. Биредә авыл уңганнары җитештергән азык-төлек һәм кул эшләнмәләрен сатып алырга, төрле сый-нигъмәтләрдән авыз итәргә була иде.
Спартакиада финалын ачу тантанасында Әлмәт җитәкчелеге, районның мактаулы граҗданнары, атаклы спортчылар, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.
- Әлеге бәйге узган елның сентябрендә үк башланды. Бүген шул ярышларның финалы. Түбән Мактама җирлегенә җыелу да очраклы түгел, бу мактаулы хокукны алар тырышлыгы белән яулап алды, - дип бәйрәмдә катнашучыларны сәламләде район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм бәйрәмне оештыруга өлеш керткән "Татнефть" ААҖ, шулай ук авыл спартакиадасының уздырылуына ярдәм кулы сузган башка оешма-предприятиеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Айрат Хәйруллин шулай ук районда спорт үсешенә зур өлеш керткән фидакарьләргә, шул исәптән берничә авыл җирлекләре башлыкларына да Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Спартакиада ачылуны белдереп узган ел җиңүчеләре - Кичү һәм Яңа Нәдер авылы башлыклары флаг күтәргәннән соң спортчылар көрәш мәйданчыкларына таралышты. Гадәттәгечә, бу көнне шашка, шахмат, өстәл теннисы, мини-футбол һәм волейбол, гер күтәрү һәм армспорт, милли көрәш буенча ярышлар аерата кызык бара. Алар бер-берен алыштырган арада үзәк мәйданда авыл үзешчән коллективлары чыгышлары яңгырап бәйрәмне ямьләндерә.
99 торак пункты булган Әлмәт районы җирлекләре арасында спартакиадада 2000 артык кеше катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса