Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәттә ат спорты буенча район ачык беренчелеге узды

Калабызда уздырылган ат спорты буенча район ачык беренчелегендә безнең спортчылар ике көн дәвамында актүбәлеләр һәм алабугалылар белән көч сынашты.

Ярыш өч төрдә - манежда йөрү, каршылыкларны җиңү һәм аларның икесен дә үз эченә алган двоеборье буенча барды. Манежда йөрү үзе алты номинациягә бүленде. Аларда әлмәтле Алина Гыйльметдинова (ике тапкыр), Владислав Мартынычев, Алина Бакирова (Актүбә), Дарья Черкасова, Светлана Шалаева җиңүчеләр булды. Каршылыкларны җиңү буенча барлык номинацияләрдә дә безнең ат спорты мәктәбе шәкертләренә - Айназ Садретдинова, Зарина Хисамиева, Арина Льдокова, Эмилия Шәңгәрәева, Камилла Мөхәррәмовага тиңнәр булмады. Двоеборьеда беренче урынны Владислав Мартынычев алды. Алар арасыннан Казанда узачак җәйге спартакиадада катнашуга кандидатлар сайлап алыначак.

Фото Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250