Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәтлеләр «Яшел фитнес» чыныга [+ФОТОЛАР]

Калабызда җәй көне старт алган «Яшел фитнес»ны әлмәтлеләр яратырга өлгерде. Аларның соравы буенча ул ел әйләнәсе уздырыла башлады. Сәламәт яшәү рәвешенең файдасын аңлаучылар бу атнада да якшәмбе кабат шөгыльләнү өчен билгеләнгән урыннарга юл тотты.

Тәҗрибәле инструкторлар кул астында үтүче күнегүләрдә һәркем катнаша алсын өчен ул калабызның төрле почмакларында - 25, 11 нче мәктәпләрнең һәм физик культура көллиятенең спорт залларында барды. Без җәй дәвамында йөреп күнегелгән «Яшьлек» скверына - 25 нче мәктәпкә юл тоттык.
Һәр атнаның үз темасы. Узган атнада «Яшел фитнес» Әниләр көненә багышланган булса, 4 декабрьдәгесе «Тизрәк, югарырак, көчлерәк» девизы астында үтте. Көн суытып җибәрүгә дә карамастан, бала җитәкләп, фитнеска ашыгучылар бу юлы да шактый күренде.
- Мин 8 яшьлек кызым Гөлия белән килдем. Җәй көне авылга һәм бакчага еш бару сәбәпле, «Яшел фитнес»ка йөреп булмады. Нык кызыгып калган идек. Хәзер һәр якшәмбене планлаштырып куйдык. Безгә күнегүләр бик ошый, - диде Айсылу Йосыпова.
Яшь балалар белән килүчеләргә дә кайгырырга кирәкми. Алар өчен спорт залында аерым зона булдырылган. Монда алар белән аерым кешеләр спорт һәм күңел ачу уеннары оештыра, шөгыльләнә. Сабыйлар әти-әниләре барлыгын да оныталар.
Пенсионерлар да яшьләрдән калышырга җыенмый. Күнегүләрне җиренә җиткереп, ритмга яраклашып ясый. Хәер, монда сиңа берәү дә гаепләми, кыен яки сәламәтлеккә авырга килә дип исәпләгәннәрен калдырып торырга да була.
- Төрле чак була, авыррак күнегүләр дә. Үзеңә карыйсың инде. Мин җәй буе шәһәр паркына «Яшел фитнес»ка йөрдем. Сәламәтлеккә файдасы нык булды. Ветераннар советыннан һәр көнне диярлек «Импульс» клубына да йөрим. Физик культура белән шөгыльләнү чирләрне җиңә, гәүдә авырлыгы кими. Кышын беренче тапкыр килүем. Исәбем - «Яшел фитнес»ка һәр якшәмбе йөрү. Үземнең тазалык өчен бит,- диде 65 яшьлек Валентина Юмагуллина.
Шушында ук теләгән һәркемгә ГТО нормалары тапшыру мөмкинлеге тудырылды. Аның нәтиҗәләре буенча сертификатлар тапшырылды, яхшы күрсәткечләргә ирешүләргә бүләкләр дә әзерләнгән иде. Бүләкләр алда да көтә икән әле. Күнегүләргә килеп, теркәлүчеләр баллар туплый. Аларны киләчәктә проектның симвликасы төшерелгән саллы бүләкләр көтә.
Чираттагы очрашу гадәттәгечә «Яшел фитнес»ның махсус флешмобы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса