Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәтле Нәҗип Мохитов спорт радиопеленгациясе буенча Америка чемпионы булды

Моңа кадәр бер генә татарстанлының да спорт радиопеленгациясендә АКШның ачык чемпионаты, ике төбәк чемпионы булганы юк иде әле.

Америка Кушма Штатларының Төньяк Каролина штатындагы Ашеборо каласында спорт радиопеленгациясе буенча ике төбәкнең - Төньяк һәм Көньяк Америка континентларының VII чемпионаты булып узды. Анда М60 «ир-атлар» категориясендә спортчы якташыбыз - Әлмәтнең балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарәсеннән клуб җитәкчесе Нәҗип Мохитов алтын медаль яулап кайтты.

Безнең спортчы 80 метрлы радиодиапазонда 50 нче минутта финишка килеп җитте. Татарстан «радиоэзләүчесенә» «фоксоринг» программасында да иң яхшы нәтиҗәгә ирешү насыйп булды. Моның өчен аңа икенче алтын медаль тапшырылды. «Спринт»та 40 минут нәтиҗә күрсәтеп исә Нәҗип Мохитов ирләр төркемендә Америка чемпионы исемен яулады һәм өченче алтын медальгә лаек булды.

Чемпионның сөйләвенә караганда, категориядә Канада, Болгария, Германия, Украинадан күп тапкырлар Америка чемпионы булган спортчылар катнашуына карамастан, ул үзе баштан ук лидерлар өчлегенә керүне үзмаксат итеп куйган. Аның нәтиҗәләре - 3.5 мегагерцта 5 радиотапшыргычны эзләү программаларында 50 минут, 7 километрлы дистанциядә радиоориентлашуда 62 минут һәм спринтта, 10 радиомаякны эзләүдә 40 минут. Моннан тыш, ул «2 метр» радиодиапазонында бронза медаль яулаган.

- Хәзер балалар спорты белән шөгыльләнәм, - дип серләре белән уртаклашты Нәҗип Мохитов. - Өй, гаилә, эш бөтен шәхси вакытымны ала. Бүгенге көндә минем шөгыльне һәвәскәрләр радиоспорты дип кенә атарга да була, чөнки атнасына ике-өч тренировка үткәрү белән чикләнергә туры килә.

Спортның гамәли һәм техник төрләрен үстерүгә зур игътибар биргәне өчен спортчы Әлмәтнең «ДОСААФ» автомәктәбе начальнигы Рамил Хәйруллинга рәхмәтле булуын һәм Америка Кушма Штатларында уңышның нәкъ менә аның һәрьяклы ярдәме белән яулануын да белдерде.

Ләйсән ДӘРҖЕМАНОВА

балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарәнең матбугат хезмәте



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250