Әлмәткә 7 медаль кайтты
21-25 февральдә Казанда 2003-2004 елгы үсмерләр арасында бокс буенча республика беренчелеге узды.
Турнирда төрле муниципаль берәмлекләрдән 120 спортчы катнашты. Әлмәттән 3 клубтан 9 спортчы да үзләренең көчләрен сынап карады. Үсмерләр яхшы күрсәткечләргә иреште. Артем Филимонов (тренер Тимур Димирбеков) һәм Рамир Кусабкулов ( тренер Марсель Агазарян) бронза медаль алдылар. Дүрт көмеш медальне Хазар Мехтизаде, Илһам Мехтизаде, Рөстәм Хәмидуллин ( барысының да тренерлары Раджив Низамиев), Искәндәр Исмаилов (тренер Тимур Димирбеков) отты. Әмир Салихов (тренер Марат Салихов) алтын медаль белән кайтты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа