Әлмәт таңнары

Әлмәт йөзүчеләрен бүләкләделәр [+ФОТОЛАР]

Узган ел азагында Әлмәттә йөзү буенча федерация төзелгән иде. Аз вакыт узуга да карамастан, федерациянең күркәм эшләре теркәлә башлады инде.

Йөзү буенча федерация быел республика һәм Бөтенроссия ярышларында җиңү һәм призлы урын яулаган укучыларны, фидакарь тренерларны бүләкләде.
- Сез федерациянең беренче бүләкләрен алучылар. Премия белән бүләкләү шартлары Татарстан Республикасы федерациясе нигезләмәсенә таянып эшләнде. Яхшы нәтиҗәгә ирешү җиңел түгел. Ул зур хезмәт, көч, түземлелек таләп итә. Тренерларсыз, остазсыз гына җиңүләргә ирешеп булмый, әлбәттә. Хәзер спорт элеккеге кебек түгел. Барлык җирдә дә техниканы белү, күнегүләр, белем һәм очсыз-кырыйсыз тренировкалар кирәк, - диде йөзү буенча федерация җитәкчесе Ринат Нугайбеков.

Премия тренерлардан Светлана Вәлиәхмәтова һәм Василий Архиповка тапшырылды. Василий Архипов инвалид балалар белән шөгыльләнә. Әйтүенчә, йөзүгә кырыктан артык шундый бала йөри.
- Йөзү буенча ярышлар да уздырабыз. Күптән түгел ЦДЮТ беренчелегенә йөзделәр. Федерациянең иганәче буларак җаваплылыкны үз өстенә алуы бик тә күңелле. Беренчелектә катнашучы барлык балалар да бүләк алды, - диде тренер.

Билгеләп үтелгәнчә, инвалид балаларга йөзү нык булыша. Беренче тапкыр бассейнга кергәндә төпкә тимер сыман киткән балалар әкренләп үзләрен суда тотарга өйрәнә, җирдә йөри алмаса да, йөзгәндә кулларын, аякларын хәрәкәтләндерә.
- Терәк авырулылар элек йөзә белми иде, хәзер 400-500 метрга кадәр ара узалар, - диде Василий Архипов. Күптән түге Яңа Чишмә районына бардык. Дүрт малайның һәрберсе призлы урыннар алды.

Светлана Вәлиәхмәтованың шәкертләре дә гел куандырып тора. Эдуард Вәлиәхмәтов 12 ел йөзү белән шөгыльләнә икән инде. Ул зур суда Россия беренчелеге җиңүчесе, Бөтенроссия ярышларында да беренчелек анда булган, Россия чемпионатында яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. 25 нче мәктәп укучысы инде Россиянең спорт мастеры.


Премиягә лаек булган калган ике егетебез - Роман Яковлев, Владислав Акишин та җиңү һәм призлы урыннар яулаганнар. Роман спорт мастерлыгына кандидат. Ринат Нугайбеков аларга киләчәктә дә уңышлар, мәктәтптә дә тырышып белем эстәүләрен теләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: