Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт йөзүчеләре - Татарстан чемпионнары

Күптән түгел йөзү буенча республика чемпионатыннан Әлмәт малайлары һәм кызлары тугыз беренче һәм бер призлы урын алып кайтты.

Өч үсмер - Константин Бодров, Диләрә Шәйхаттарова, Эдуард Вәлиәхмәтов спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәп, аларның сафын тагын да арттырды. Дүшәмбе көнне йөзү осталары һәм аларның тренер-укытучылары журналистлар белән очрашты, тәэсирләре, киләчәккә планнары белән уртаклашты.
- Балаларның республика беренчелегендә җиңүе - ул безнең дә җиңү, - диде аларның югары квалификацияле категорияле тренер-укытучылары Сергей Алифашкин һәм Шамил Заһитов. Әлбәттә, җиңүгә тиз генә ирешеп булмый. Моның өчен бик күп тир түгәргә кирәк. Безнең йөзү буенча быелгы республика чемпионнары да иптәш- ләре компьютер артында утырганда, вакытларын бассейнда, тренажер залларында уздыра. Көненә 6 шар километр йөзәбез, ди алар. Икенче сменада укучылар инде иртәнге сәгать алтынчы яртыда бассейнда була. Дәресләр тәмамлангач янәдән бирегә юл тоталар. Шуңа да карамастан, алар йөзәргә теләп йөрүләрен җиткерделәр.
Балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәге спорт-сәламәтләндерү бүлеге мөдире Светлана Вәлиәхмәтованың йөзүнең сәламәтлекне ныгытуда да зур роле булуы турындагы сүзләренең хаклыгын Костя Бодров мисалында расларга була. Бүген аңа 15 яшь. Бассейнга аркасы авырту, төгәлрәге, умыртка сөяге белән булган проблема алып килгән. Хәзер ул үзендә бернинди авырту сизми. Ихтыяр көченең ныклыгы әнә нинди җиңүләргә алып килгән үзен. Диләрә Шәйхаттарова белән Россия беренчелегендә катнашу хокукына сайлау үтеп, ил күләмендәге ярышта да югары күрсәткечләргә ирешсәләр, Костя да Польшада үтәчәк "Европада Олимпия көннәре"ндә көч сынашачак. Эдуард Вәлиәхмәтов шулай ук Санкт-Петербургта узачак "Веселый дельфин" йөзү буенча Бөтенроссия яшүсмерләр фестиваленә сайлап алу ярышларында катнашырга җыена.
Тренер-укытучылар Әлмәттә спортның йөзү төрен үстерергә кирәк, аның киләчәге бар, дип саный. Мәгълүм булганча, калабызда шактый гына бассейн эшли. Балалар нигездә "Менеджер", 16, 4 нче мәктәпләр, татар гимназиясе, балалар һәм үсмерләр иҗаты үзә- гендәге, фитнес-үзәктәге бассейннарга һәм "Дельфин"га йөри. Калабызда йөзү буенча ДЮСШ юк, бары аның ба- засында йөзү бүлеге генә ачылган, сәламәтләндерү һәм спорт төркемнәре эшли. Бүген шәһәрдә 2 меңгә якын бала йөзү белән шөгыльләнә.
- Күптән түгел без үзебезнең йөзү буенча федерацияне ачарга кирәк дигән фикергә килдек. Дөрес, бездә барлык шартлар бар. Әмма һәр шартта да нәрсәдер җитеп бетми. Мисал өчен, йөзүчеләр өчен махсус зал юк. Ул безгә бик кирәк. Зур дәрәҗәдәге ярышлар уздыру өчен база җитеп бетми. Бассейннарыбыз республикакүләм чаралар гына үткәрергә мөмкинлек бирә. Зуррак ярышлар өчен трибуналы, кимендә 8 йөзү юлы булган бассейн бу- лырга тиеш. Шулай ук балаларның җәен уку-тренировканы оешкан төстә алып баруларын телибез, - ди тренерлар. Башка төрле проблемалар да бар. Балаларда зур җиңүләр яулауга кызыксыну булсын өчен ярышларга еш бару, башка төбәк спортчылары белән даими көч сынашу мөһим. Ярышларда катнашу елына 18 дән дә ким булмаска тиеш. Ә моның өчен акча кирәк. Әти-әниләрнең барысы да бу чыгымны күтәрә алмый. Димәк, турнирларга бару финанслауны сорый. Россия, Европа дәрәҗәсендәге ярышларга эләгү өчен йөзүчеләрнең омтылышы, әти-әниләренең аларга ярдәме дә зур роль уйный. Көн режимын саклау, дөрес туклануны оештыру зарур.
Тренерлар йөзү белән никадәр иртәрәк шөгыльләнә башлыйсың, шулкадәр яхшы, нәтиҗәле дип исәпли. Очрашуда катнашучыларның барысы да бассейнга кече яшьтә үк килгән. Диләрә Шәйхаттарова 6 яшьтән йөзә башлаган. 2 нче лицейның 4 нче сыйныф укучысы Азалия Закирова быел беренче тапкыр Бөтенроссия ярышында катнашкан һәм призлы урын алып кайткан. Дүрт тапкыр Олимпия, алты тапкыр дөнья чемпионы исеменә ия булган атаклы йөзүчебез Александр Попов призына уздырылган Бөтенроссия турнирына узган ел әлмәтлеләр дә бар- ган. Киләчәктә якташларыбызның исемнәре Россия, Европа күләмендә яңгыраса бер дә гаҗәп түгел. Кем белә, бәлки әле Ольга Данилова кебек Олимпия чемпионнары да чыгар әлеге үсмерләрдән.
Ирина Апачаева
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250