Әлмәт районы җитәкчеләре шаккаттырды (+ФОТОЛАР)
Бүген дуатлон буенча узган ярышларда район җитәкчелеге дә катнашты.
Башкалар белән бергә старт сызыгына район башлыгы Айрат Хәйруллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, аның төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәмәтҗанов, район Советы аппараты җитәкчесе Булат Исмәгыйлев һәм башкалар басты. Калабызга килгән дуатлончылар шаккатты. Айрат Хәйруллин хәтта финишка җиденче булып килде. "Үземне бик яхшы хис итәм", - диде район башлыгы әлмәтлеләрне сәламәт яшәү рәвешен дус итәргә чакырып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа