Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт малайлары «Рубин»да кунакта булды

Футбол буенча ДЮСШта тәрбияләнүче 2008 елгы 36 шәкерт күптән түгел футбол клубы спорт базасында булып кайтты.

Аларның күптәнге хыялын шәһәр һәм ДЮСШ җитәкчелеге булышлыгы белән «Татнефть» ААҖнең матбугат хезмәте тормышка ашырды. Малайлар башта «Рубин»ның төп составы тренировкасын карадылар. Аннары Россиядә яшь футболчылар белән эшләү буенча иң эре һәм иң яхшы үзәкләрнең берсе булган «Рубин» футбол клубы академиясе бинасы буйлап сәяхәт кылдылар. Чираттагы тренировкада «Рубин» яшьләр командасы әгъзаларының да катнашуы кечкенә әлмәтлеләр өчен истә калырлык мизгелләрнең берсе булды. Ә менә «Рубин»ның капитаны Олег Кузьмин белән данлыклы голкипер Сергей Рыжиковның күренүе куанычның иң биек ноктасы булгандыр. Алар малайлар янына килеп, кулларындагы яшь фанатлар өчен махсус чыгарылган «Рубин көндәлекләре» дигән гаҗәеп матур альбомнарда үз фотолары астына автографларын куйдылар. Һәр әлмәтле үзе белән тагын бер сувенир - «Рубин» символикасы төшерелгән фанатлар шарфы алып китте.

Кайтканның икенче көнендә яшь футболчылар «трофей»ларын мәктәпкә алып барып, үз мәктәпләрендә көн геройларына әверелделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса