Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт көрәшчеләре Россия беренчелеге һәм чемпионатында 5 алтын һәм 1 көмеш медаль алдылар

Узган ялларда "Ак Барс" Көрәш сараенда көрәш буенча Россия беренчелеге һәм чемпионаты узды. Ярышларга 24 төбәктән якынча 193 спортчы килгән.

Ярышларда катнашучыларны ТР Хөкүмәте һәм җитәкчелеге исеменнән ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов сәламләде. Аның сүзләренә караганда, быел көрәш Россия Спорт министрлыгының Бөтенроссия спорт төрләре реестрына кертелде, 6 спортчы халыкара класслы спорт мастеры исемен алды. Шулай ук быел көрәш Универсиада дисциплиналары исемлегенә кертелде.

Әлеге ярышларга Россия төбәкләренең иң көчле көрәшчеләре керә: һәр авырлык категориясендә 1 катнашучы.

Әлмәт спортчылары Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясады. Нәтиҗәдә татарстанлылар гомумкоманда зачетында беренче урынга чыктылар. Өлкәннәр арасындагы турнирда үз авырлык үлчәмнәрендә Әлмәт көрәшчеләре Россия чемпионнары булдылар. Болар: Рамил Синәкәев (65 кг), Руслан Нургалиев (70 кг), Айвар Билалов (90 кг), Ильяс Галимов (100 кг нан авырраклар). Яшьләр арасында узган турнирда Ирек Шәяхмәтов (АГНИ) җиңүче булды, Пунхан Наджафов (Әлмәт физик культура колледже) икенче урынга чыкты. Ярышта җиңүчеләр «Россиянең спорт мастеры» квалификациясенә ия булдылар.

Фото: chelny-izvest.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250