Әлмәт көрәшчеләре медальләр белән кайтты
Әлмәт көрәшчеләре республика турнирында призлы урыннар яулады.
Чемпионат 11-12 ноябрьдә Казанда үтте. 60 кг авырлык категориясендә Рузил Ганиев өченче булды. 65 кг да Марат Кәримов җиңү яулады. 75 кг авырлыкта Рамил Синякаев җиңүче булды. 80 кг да Айрат Сәмигуллин көмеш медаль иясе булды. 130 кг нан артык авырлыкта Ильяс Галимов беренче урында.
Үз авырлык категорияләрендә 1 нче урынны яулаган көрәшчеләребез 9-12 декабрьдә Тольяттида үтәчәк Россия чемпионатында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа