Әлмәт көрәшчеләре чираттагы бәйгегә китә
14 августта Теләчедә билбау көрәше буенча республика беренчелеге узачак.
Анда Әлмәттән дә 5 егет катнаша. Араларында билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеген отып, Россиякүләм бәйгедә катнашу хокукы алган һәм әлеге мәртәбәле бәйгедә 3 урын яулаган Рамил Синякаев та бар. Тренерлары сүзләренчә, спортчылар ярышка җитди әзерләнә. Җиңүчеләр 17 августта билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа