Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Көрәш буенча республика беренчелегендә Әлмәт командасы дүртенче булды

1995-1996 елларда туган егетләр арасында "Татарстан яшьләре" газетасы призларына республика беренчелеге быел Чаллы каласының көрәш мәккәсендә - "Витязь" спорткомплексында үтте.

Көрәш турнирның инде үзенең күркәм тарихы бар. Ярышлар 1973 елдан уздырыла башлый. Ул вакытта әле бәйге "Яшь батыр" дип атала һәм анда 14-18 яшьлек егетләр бил алыша. Берничә елдан турнирда катнашучылар ике яшь төркеменә аерылып, кечерәкләр - "Яшь ленинчы" (хәзерге "Сабантуй"), олыраклар "Татарстан яшьләре" газеталары призлары өчен көрәшә башлый.

Ярышта 43 командадан барлыгы 340 көрәшче катнашты. Күпчелек районнарда сайлап алу бәйгеләре дә уздырылган. Яшьләр арасындагы Татарстан беренчелегендә Әлмәт командасы дүртенче булды. Ярышта Мамадыш спортчыларына тиңнәр табылмады. Чемпионнар исә Россия беренчелегенә әзерләнәчәк. Икенчедә - Чаллы, өченче урында Кукмара көрәшчеләре.

Әлмәт төбәге акрынлап яшьләр арасындагы көрәш лидерларның берсенә әверелеп бара. Районда балаларны спортка тартуга зур урын бирелә. 75 кг.га кадәр авырлык үлчәмендә чыгыш ясаган Пунхан Наджафов (әзәрбәйҗан егете) аеруча аерылып торган. 4 сыйныфтан башлап көрәш белән шөгыльләнгән кап-кара тыгыз бәдәнле егет күпләрне чистага алып салды һәм татар егетләренә ничек көрәшергә тиешлекне күрсәтте. Нәтиҗәдә ул беренче урынга чыкты. Шулай ук әлмәтле Ирек Шәяхмәтовка (90 кг.га кадәргеләр) тиңнәр булмады, беренчелекне яулады. Якташыбыз Айнур Закиров исә (55 кг.га кадәр) үз үлчәмендә өченче урынга чыкты.

/intertat.ru материалы буенча әзерләнде

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250