Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт егетләреннән хәтта кавказлылар да курка

Район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашында грек-рим көрәше буенча нәни чемпионнар белән пресс-конференция узды.

Шушы көннәрдә 16 яшькәчә яшүсмерләр арасында Казанда Россия беренчелеге узган иде. Анда безнекеләр - 16 нчы мәктәптән Хакимджон Давронов һәм 4 нче мәктәптән Гадел Сираҗетдинов алтын һәм көмеш медальләргә лаек булдылар. Әлеге зур вакыйга уңаеннан район башлыгы аларны һәм призерларны әзерләгән тренерларны чәй өстәле артында шәхсән котлады. Рәхмәт хаты белән сертификат та бүләк итте.

- Яшүсмерләрне шундый ныклы рухлы итеп әзерләгән тренерларга зур рәхмәт. Бездә оста тренерлар ул - дефицит товар кебек. Олимпия уеннары рәтенә кергән грек-рим көрәше республикада гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләрендә дә киң үсеш алган. Әмма татарстанлылар бу көрәш учагында туып үскән кавказлыларны да җиңә алды хәтта, -диде ТР кадетлар буенча грек-рим көрәшенең өлкән тренеры Эдуард Гаджиев.

Әлеге очрашу хакында тулырак газетаның алдагы саннарында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса